Апас муниципаль районының Бакырчы һәм Иске Йомралы авыл җирлекләрендә техник карау уздырылды

2024 елның 26 июне, чәршәмбе

2024 елның 20 һәм 26 июнендә Бакырчы һәм Иске Йомралы авыл җирлекләрендә техник карау үткәрелде. Техник карауга 25 берәмлек техника китерелде. Тракторларның һәм арбаларның техник торышы, теркәү документлары, тракторчы-машинист таныклыклары булу-булмавы тикшерелде. Юл хәрәкәте иминлеге, куркынычсызлык техникасы һәм янгын куркынычсызлыгы буенча профилактик әңгәмә үткәрелде. Техник карап чыгуны уңышлы үткәннәргә техник карау узу турында таныклыклар биреләчәк. Шулай ук машина йөртүче-тракторчы таныклыгын алыштыруга кагылышлы сорауларга җаваплар бирелде.

 

    Ирек Солтанбәков – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Апас муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International