2024 елның 24 июнендә «Азнакай политехник техникумы» дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Бөгелмә муниципаль районы һәм Бөгелмә шәһәре бүлеге дәүләт инженер-инспекторы С.А.Попов «В, С, Д, Е, F» категорияле үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына имтиханнар кабул итте. Имтиханда үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукын алу өчен кешеләрне әзерләү һәм яңадан әзерләү белән шөгыльләнүче белем бирү учреждениесе вәкилләре катнашты. 20 кандидатның 14е тапшыра алмады, 3се имтихан тапшырырга килмәде. Калганнары имтиханны уңышлы тапшырдылар. Имтихан нәтиҗәләре беркетмәгә кертелде.
Сергей Попов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.