Биектау районында үзйөрешле машиналарны һәм тракторларны техник тикшерү дәвам итә. Бүген, 2024 елның 24 июнендә, "Красная Заря" АХКП техника тикшерелде. Техник карауга 33 берәмлек техника китерелде. Үзйөрешле машиналарга техник тикшерү уздырган вакытта аларның тышкы кыяфәтенә, техник торышына, теркәү документлары булу-булмавына, тракторчы-машинист таныклыкларына, дәүләт теркәү билгесенә, машиналардагы номер агрегатларының документларда күрсәтелгән белешмәләргә туры килү-килмәвенә, шулай ук аптечка, янгын сүндергеч җайланма, аварияле тукталыш тамгасы булу-булмавына махсус игътибар бирелде. Тикшерү нәтиҗәләре буенча 32 берәмлек техника карауны уңышлы узды һәм техник карау узу турында таныклык алачак. 1 берәмлеккә техник карау акты төзелде.
Шулай ук үзйөрешле машиналарны куркынычсыз эксплуатацияләү темасына әңгәмә үткәрелде һәм «Дәүләт хезмәтләре» сайты аша дәүләт техник күзәтчелеге хезмәтләреннән файдалана алу мөмкинлеге турында мәгълүмат җиткерелде.
Хәзерге вакытта техник тикшерүләр районның башка хуҗалыкларында да дәвам итә.
Айрат Хаҗиәхмәтов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Биектау муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.