«Нурлат аграр техникумы» ДАҺБУ базасында «Авыл хуҗалыгын механизацияләү» белгечлеге буенча 3 һәм 4 курс студентларыннан «ВСDЕF» категориясендә имтиханнар узды. Гаризага ярашлы рәвештә, 38 кешедән сынауда 23се катнашты, теоретик өлешне тулы күләмдә 17 кеше тапшырды һәм практик өлешкә кертелде, анысын 15 кеше уңышлы тапшырды. Имтиханнарны кабул итү үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукын алу өчен затларны әзерләү һәм яңадан әзерләү белән шөгыльләнүче мәгариф учреждениесе вәкилләре катнашында узды. Имтиханнарны уңышлы тапшырган студентлар тракторчы-машинист таныклыкларын алачак.
Имтиханнарны кабат кабул итү җиде көннән дә иртәрәк булмаячак.
Дмитрий Кудряшов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Нурлат шәһәре һәм Нурлат муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.