Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе клиент-үзәклелек стандартларын кертү кысаларында онлайн-сораштырулар үткәрә

2024 елның 6 июне, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе клиент-үзәклелек стандартларын кертү кысаларында онлайн-сораштырулар үткәрә.

Теләге булган һәркем Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе тарафыннан дәүләт хезмәтләрен күрсәтү, контроль (күзәтчелек) һәм профилактик чараларны гамәлгә ашыру, мөрәҗәгатьләрне һәм гаризаларны карау, шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт техник  күзәтчелек идарәсенең эшчәнлеге турында мәгълүматның һәркем файдалана алырлык булуын, составын һәм сыйфатын бәяли ала.

Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең рәсми сайтында онлайн-сораштырулар узарга һәм үз фикерләреңне яисә тәкъдимнәреңне түбәндәге сылтама буенча калдырырга мөмкин:

 

https://gtn.tatarstan.ru/anketa.htm

https://gtn.tatarstan.ru/anketa-polzovatelya-po-otsenke-deyatelnosti.htm

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International