Нурлат муниципаль районы «ЦПК-Татнефть» өстәмә һөнәри белем бирү оешмасы базасында «AI» категориясе буенча имтиханнар узды

2024 елның 20 июне, пәнҗешәмбе

«ЦПК-Татнефть» өстәмә һөнәри белем бирү оешмасы базасында «AI» категориясендәге мототранспорт чаралары белән идарә итү хокукына имтиханнар кабул ителде. Имтиханнар махсус җиһазландырылган мәйданчыкта квадроциклда кабул ителде. Сынау тапшырырга килгән 4 кандидатның 4се дә имтиханның теория өлешен уңышлы тапшырды һәм гамәли өлешкә кертелде, анысын барысы да уңышлы тапшырды. Имтихан тапшырган курсантлар тракторчы-машинист таныклыгы алачак.

 

    Дмитрий Кудряшов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Нурлат шәһәре һәм Нурлат муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International