Юл-транспорт һәлакәтләре һәм үзйөрешле машиналар катнашындагы бәхетсезлек очраклары санын киметү максатыннан, агымдагы елның 19 июнендә Мамадыш муниципаль районында дәүләт техник күзәтчелек буенча территориаль бүлек инспекторы һәм ЮХИДИнең Мамадыш район бүлекчәсе ЮПХ уртак профилактик рейды үткәрелде. Контрольлектәге зат белән үзара бәйләнешкә кермичә башкарыла торган әлеге контрольлек (күзәтчелек) чарасының төп бурычы – үзйөрешле техниканы куркынычсыз эксплуатацияләүнең мәҗбүри таләпләре һәм юл хәрәкәте кагыйдәләре үтәлешен күзәтү. Күчмә тикшерү барышында эксплуатациягә рөхсәт (техник тикшерү узу турында таныклык) һәм теркәү документлары, дәүләт теркәү билгеләренең булуы һәм дөрес урнаштырылуы, йөртүчедә тиешле тракторчы-машинист таныклыгы булу-булмавы һәм, гомумән, транспорт чарасының техник торышы тикшерелде. Шул ук вакытта, 14 берәмлек үзйөрешле машина тикшерелде, анда дәүләт техник күзәтчелек инспекторы һәм юл-патруль хезмәте хезмәткәрләре административ хокук бозу турында карарлар төзеп, дүрт очракта хокук бозуларны ачыкладылар.
Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районында ЮХИДИ хезмәткәрләре белән уртак рейдлар дәвам итә.
Алмаз Гыймазов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мамадыш муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.