2024 елның 17 һәм 19 июнендә «Балык Бистәсе агротехник техникумы» ДАБҺУ базасында «В», «С», «Е», «D» һәм «F» категорияле тракторчы-машинист таныклыгы алу хокукына имтихан узды. Имтиханда барлыгы 42 укучы катнашты. Шулай ук имтиханда элек имтихан тапшырмаган кешеләр катнашты. Имтихан тапшыручылар гомуми исәбендә 25 кеше төрле категорияләр буенча тапшыра алмадылар.
Махсус җиһазландырылган компьютер сыйныфында имтиханның теоретик өлеше үткәрелде. Практик өлеше «Трактородром»да узды. Имтиханнарны уңышлы тапшырган кешеләргә авырлыклар, уңышсызлыклар һәм башка каршылыклар яныннан узарга, үзйөрешле машина белән идарә иткәндә үзләрен ышанычлы хис итәргә, куелган максатларга омтылырга һәм ирешергә телибез! Тапшыра алмаганнар өчен кабат имтихан ким дигәндә 7 көннән соң үткәреләчәк. Исегезгә төшерәбез, гражданнар дәүләт хезмәтләре порталы аша тракторчы таныклыгын алмаштыру, алу өчен гариза бирә алалар.
Линар Гыймаев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балык Бистәсе муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.