Ашлык җыю комбайннарын урып-җыю эшләренә әзерләү

2024 елның 19 июне, чәршәмбе

18 һәм 19 июньдә Актаныш районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге җитәкчесе И.М.Хәкимов, Актаныш районы буенча авыл хуҗалыгы идарәсенең  җитештерү-маркетинг хезмәте башлыгы Р.Р.Мөхәммәдиев белән берлектә районның АСК предприятиеләренең ашлык җыю комбайннарын әзерләү барышын карады.

Барлыгы 16 хуҗалыкта урып-җыюга 80 комбайн әзерләү планлаштырыла. Кайбер хуҗалыкларда ремонт-торгызу эшләренең көзге-кышкы чорда оештырылуы сөендерә.

Бүгенге көндә төп бурыч – кадрлар белән комплектлау һәм куркынычсызлык техникасы буенча инструктажлар уздыру.

Илдус Хәкимов - Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Актаныш муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International