2024 елның 14 июнендә Мөслим политехник техникумында В, С, E. F категорияләрендә үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына укыган чыгарылыш укучылар арасында имтихан үтте. Имтихан тапшыручылар үзйөрешле машиналарны куркынычсыз эксплуатацияләү, машиналарны эксплуатацияләү, юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча имтихан тапшырдылар. Имтихан бирүчеләрнең машина йөртүдә практик күнекмәләре тиешле категория техникасында сыналды.
B, С, E, F категорияләре буенча имтиханга 26 кеше гариза бирде, сынауга 23 кандидат килде. Уку йортын тәмамлаган 14 кеше имтиханны уңышлы тапшырды, тиздән алар тракторчы-машинист таныклыгы алачак.
Тапшыра алмаучылар һәм килмәүчеләр өчен кабат имтихан тапшыру көне билгеләнде.
Рәшит Кирамов – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мөслим муниципаль районы буенча бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.