«ЦПК-Татнефть» хосусый мәгариф учреждениесенең Лениногорск филиалы мототранспорт чараларын йөртүчеләрне әзерләп чыгарды. ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Лениногорск шәһәре һәм Лениногорск муниципаль районы буенча дәүләт инженер-инспекторы укучылардан имтихан алды. Имтиханның теоретик өлеше учреждениенең уку кабинетында узды, биредә курсантлар имтихан билетларын компьютерларда электрон кушымтада хәл иттеләр. Практик имтихан сазлык машинасында узды. Имтиханга килгән 15 курсантның 12се сынауны уңышлы тапшырды.
Материалларны дәүләт техник күзәтчелек бүлегенә тапшырганнан соң, алар АІ категорияле тракторчы-машинист таныклыклары алачак. Имтиханны тапшырмаган кешеләр өчен кабат имтихан көне билгеләнде.
Илнур Галимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Лениногорск шәһәре һәм Лениногорск муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.