Лениногорск политехник көллиятендә тракторчы-машинист таныклыгы алуга имтиханнар узды

2024 елның 13 июне, пәнҗешәмбе

2024 елның 5 һәм 11 июнендә Лениногорск политехник көллиятендә  А1, В, С, D, E категорияләрендә үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына укыган чыгарылыш укучылар арасында имтихан үтте. Имтихан бирүчеләрнең үзйөрешле машиналарны куркынычсыз эксплуатацияләү, машиналарны эксплуатацияләү һәм юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча белемнәре тикшерелде. Имтихан бирүчеләрнең машина йөртүдә практик күнекмәләре тиешле категория техникасында сыналды. 

А1 категориясе буенча имтиханга 13 кандидат гариза бирде, шуларның 1се килмәде, 12 укучы имтиханны уңышлы тапшырды.

     B, С, D, E категорияләре буенча имтиханга 29 кеше гариза бирде, 17 кеше килде, яшь чикләүләре буенча имтиханга 2 кандидат кертелмәде. Уку йортын тәмамлаган 15 кеше имтиханны уңышлы тапшырды һәм тиздән тракторчы-машинист таныклыгы алачак.

Тапшыра алмаучылар һәм килмәүчеләр өчен кабат имтихан тапшыру көне билгеләнде.

 

     Илнур Галимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Лениногорск шәһәре һәм Лениногорск муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International