Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе тарафыннан расланган күчмә кабул итүләр графигына ярашлы рәвештә, 2024 елның 13 июнендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мөслим муниципаль районы бүлегендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы урынбасары Кадыйров Рәдис Рафил улы гражданнарны шәхсән кабул итте. Барлыгы 6 кеше кабул ителде. Кабул итү барышында үзйөрешле машиналарны һәм аларга тагылмаларны дәүләт теркәвенә алу, исәпкә кую, техник тикшерү уздыру, тракторчы-машинист таныклыкларын бирү һәм алыштыру, шулай ук тракторчы-машинистка уку мәсьәләләре каралды.
Рәшит Кирамов – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мөслим муниципаль районы буенча бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.