Арча шәһәрендә «Сабантуй» бәйрәме

2024 елның 10 июне, дүшәмбе

2024 елның 9 июнендә Арча шәһәрендә «Сабантуй» татар милли бәйрәме узды. Барлык традицион конкурслар һәм уеннар белән беррәттән, балалар өчен аттракционнарда күңел ачулар оештырылды. Йошкар-Ола, Чабаксар, Воронеж һәм Арча шәһәрләреннән эшкуарлар тарафыннан 8 аттракцион урнаштырылган иде, алар бәйрәм алдыннан Арча районы дәүләт техник күзәтчелек бүлегендә теркәлү уздылар. Аларны эксплуатацияләү куркынычсызлыгы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм дәүләт техник күзәтчелек хезмәткәрләре тарафыннан контрольдә тотыла. Аҗаганнар һәм һава белән тутырылган таулар балалар һәм аларның ата-аналары өчен төп күңел ачу чарасы булып тора.

  Габделхак Касыймов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Арча муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International