Техник карау үткәрү графигына ярашлы рәвештә, шәхси затларга караган үзйөрешле машиналарны һәм аларга тагылмаларны соңгы техник караулар 2024 елның 6 июнендә Арча муниципаль районының Иске Чүриле һәм Кәче авыл җирлекләрендә узды. Тикшерү барышында 29 берәмлек техника каралды. Барысы да техник тикшерү таләпләренә туры килә һәм якын көннәрдә техник тикшерү узу турында таныклык алачак.
Габделхак Касыймов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Арча муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.