Буа муниципаль районында Сабантуй милли бәйрәме узды

2024 елның 10 июне, дүшәмбе

Агымдагы елның 8 июнендә Буа районында Буа-Алан кояшлы аланында Сабантуй милли бәйрәме узды. Табигатьнең кыска вакытлы яңгыр кебек кәефсезләнүләренә карамастан, меңләгән буалы һәм аларның кунаклары бу шатлыклы бәйрәмгә килделәр. Традиция буенча күп төрле күңел ачу чаралары оештырылган иде, аеруча балалар өчен күңел ачу аттракционнары популяр булды. Шуның белән бәйле рәвештә, Сабантуй алдыннан Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең җирле бүлеге инспекторы Разбитнов Евгений, Буа районы администрациясе вәкиле, территориаль үсеш бүлеге башлыгы Шәрәфетдинова Гөлинә белән берлектә, күңел ачу аттракционнары урнашкан барлык урыннарны тикшерде. Тикшерү барышында аттракционнарга, теркәү документларына һәм, турыдан-туры, әлеге объектларны эксплуатацияләгәндә куркынычсыз мохит булдыруга аерым игътибар бирелде. Тикшерү нәтиҗәләре буенча һәм гаризалар нигезендә вакытлыча исәпкә куелган һәм элек теркәлгән 10 аттракцион файдалануга тапшырылды, барлык бу аттракционнарга вакытлыча теркәлү турында таныклык бирелде.

 

   Евгений Разбитнов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Буа шәһәре һәм Буа муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International