2024 елның 7 июнендә Баулы муниципаль районы буенча Татарстан Республикасы дәүләт техник күзәтчелек бүлеге җитәкчесе Р.М. Мөхәммәтҗанов "Баулы урман хуҗалыгы" дәүләт бюджет учреждениесендә үзйөрешле машиналарга техник карау үткәрде. Техникага техник карау уздырганда тормоз системасын, руль идарәсен, тышкы яктылык приборларын, пыяла чистарткычларны, пыяла юдырткычларны, двигательләрнең торышын һәм конструкциянең башка элементларын, шулай ук аптечкалар һәм ут сүндергечләрне тикшерүгә аерым игътибар бирелде.
Техник тикшерүгә тапшырылган 6 берәмлек техникадан 6сы да техник тикшерү узганлыгы турында таныклык алды. Барлык машина йөртүчеләр белән үзйөрешле машиналарны куркынычсыз эксплуатацияләү темасына әңгәмә үткәрелде, шулай ук «Дәүләт хезмәтләре» сайты аша хезмәтләр алу мөмкинлеге турында мәгълүмат җиткерелде.
Руслан Мөхәммәтҗанов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Баулы шәһәре һәм Баулы муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.