2024 елның 5 июнендә «Зәй политехник көллияте» ДБМУ учреждениесендә Зәй шәһәре дәүләт техник күзәтчелек бүлеге җитәкчесе В.Г.Гончаров катнашында В, С, Д, Е, F категориясе буенча «тракторчы-машина йөртүче» таныклыгы алуга квалификация сынаулары узды. 17 имтихан бирүченең 13 сынауның юл хәрәкәте иминлегенә багышланган теория өлешен дә, практик өлешен дә уңышлы тапшырды, 4 кеше имтиханны бирә алмады. Имтиханны 7 көннән соң кабат биреп карау мөмкин булачак.
Валентин Гончаров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Зәй шәһәре һәм Зәй муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.