Техник карау уздыру графигына ярашлы рәвештә, Ютазы муниципаль районында сәнәгать предприятиеләре балансында булган үзйөрешле машиналарга һәм тракторларга техник карау уздыру эше дәвам итә. Тикшерү барышында кешеләрнең тормышы һәм сәламәтлеге өчен куркынычсызлык тәэмин итү, мөлкәтне һәм әйләнә-тирә мохитне саклау таләпләре үтәлүенә, шулай ук машиналарның теркәлү белешмәләренә, үзйөрешле машиналарның техник торышына һәм эксплуатациясенә туры килү-килмәүгә аерым игътибар бирелә.
2024 елның 5 июнендә техник тикшерүгә үзенең транспорт чараларын «Волма-Абсалямово» ҖЧҖ тәкъдим итте. Барлыгы 10 берәмлек техника-йөкләгеч һәм тракторлар рәт итеп тезелгән иде. Техник карау барышында 8 берәмлек техника карауны уңышлы узды һәм техник карау узу турында таныклык алачак. 2 берәмлеккә техник карау актлары төзелде. Хәзерге вакытта техник тикшерү Ютазы районының башка сәнәгать предприятиеләрендә дә дәвам итә.
Назыйм Рәкыйпов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Ютазы муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.