2024 елның 30 маенда Алабуга муниципаль районының Костенеевка авыл җирлегендә, дәүләт техник күзәтчелек бүлегенең расланган эш планы нигезендә, физик затларга караган техникага ел саен үткәрелә торган техник карау үткәрелде. Техник тикшерү нәтиҗәләре буенча анализ үткәрелеп, профилактик чаралар планлаштырылды. Техник тикшерүләр нәтиҗәләре буенча тракторлар һәм тагылмалар хуҗаларына техник тикшерүләр узу турында таныклыклар бирелә. Кимчелекләре булган техникага аларны бетерү өчен сроклар һәм кабат тикшерү даталары билгеләнде.
Милекчеләр белән юл хәрәкәте иминлеге, куркынычсызлык техникасы һәм янгын куркынычсызлыгы буенча профилактик әңгәмә үткәрелде, шулай ук милекчеләргә дәүләт хезмәтләре сайты аша электрон рәвештә дәүләт техник күзәтчелек хезмәтләре күрсәтүгә гариза бирү мөмкинлеге турында мәгълүмат җиткерелде.
Марсель Шыяпов – ТР Алабуга шәһәре һәм Алабуга муниципаль районы дәүләт техник күзәтчелек бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.