ТР Актаныш муниципаль районында тракторларга һәм тагылмаларга техник карау уздырылды

2024 елның 30 мае, пәнҗешәмбе

Шәхси секторда тракторларга һәм аларга тагылмаларга техник тикшерүләр үткәрү дәвам итә. Район буенча шәхси хуҗалар буенча барлыгы 1233 берәмлек техника теркәлгән булып исәпләнә. Бүгенге көндә 800дән артык берәмлек тикшерүгә тәкъдим ителгән. 486 берәмлеккә техник тикшерү узу турында таныклык бирелгән. Соңгы атнада Иске Байсар, Яңа Әлем, Кәзкәй һәм Аеш авыл җирлекләрендә техник тикшерүләр үткәрелде. Техник тикшерү нәтиҗәләре буенча һәм техниканы куркынычсыз эксплуатацияләүне оештыру өлешендә соңгы яңалыклар буенча әңгәмәләр үткәрелде.

   Илдус Хәкимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Актаныш муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International