Агымдагы елның 29 маенда Югары Кибәхуҗа авылында «Чулпан» а/ф ҖЧҖнең азык җыю техникасына техник карау уздырылды.
Мондый чараның максаты – тәкъдим ителгән техниканың файдаланган вакытта куркынычсызлык нормаларына туры килүен ачыклау. Анда хуҗалык җитәкчесе Р.А.Мәрданов һәм инженер-техник белгечләр катнашты.
Тикшерүгә 3 берәмлек комбайн тәкъдим ителде. Чара барышында техниканың техник торышына аерым игътибар бирелде. Техниканы тәкъдим иткән кешеләрдә теркәлү турында таныклыклар һәм тиешле категориягә ия булу өчен тракторчы-машинист таныклыклары тикшерелде. Шулай ук медицина кирәк-яраклары, янгын сүндерү чаралары (янгын сүндергечеләр, көрәкләр, комлы тартма, күн һ.б. кирәк-яраклар) һәм авария тукталышы билгеләре карап чыгылды.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча чара урынында нәтиҗәләр ясалды һәм киңәшләр бирелде, чарада катнашучылар белән үзйөрешле машиналарны куркынычсыз эксплуатацияләү турында профилактик әңгәмә үткәрелде.
Техник тикшерүгә тәкъдим ителгән барлык үзйөрешле машиналарга техник тикшерү узу турында таныклык биреләчәк.
Илфар Баев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Теләче муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.