Сарман муниципаль районында авыл җирлекләре буенча гражданнарның шәхси милкендәге тракторларга, үзйөрешле машиналарга һәм аларга тагылмаларга техник карау уздырыла башлады.
Авыл җирлекләре территориясендә шәхси затларга караган тракторларга һәм аларга тагылмаларга техник тикшерүләр үткәрү яхшы традициягә әверелде. Чираттагы тикшерүләрнең берсе 27 май көнне Азалак һәм Карашай-Саклау авыл җирлекләрендә узды. Техник тикшерүгә барлыгы 30 берәмлек үзйөрешле техника һәм аларга тагылмалар тәкъдим ителде. Тәкъдим ителгән машиналар буенча искәрмәләр табылмады, алар якын арада техник тикшерү узу турында таныклык алачак.
Альберт Сәлахов – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Сарман муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.