Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районында техник караулар уздырылды

2024 елның 28 мае, сишәмбе

Шәхси затларга караган һәм сәнәгать предприятиеләрендә булган үзйөрешле машиналарга карата техник карау уздыру эше дәвам итә. 2024 елның 27 маенда Дөбъяз авылында һәм «Киндери» сәнәгать зонасында  «Татавтодор» АҖ Шәһәр яны филиалының  «Биектау» идарәсе үз техникасын тикшерүгә тәкъдим итте. Юл-төзелеш техникасы 20 данә күләмендә яхшы әзерләнгән, буялган, комплектланган һәм республика юлларында төзелеш һәм ремонт эшләрен дәвам иттерүгә әзер.     Мәмдәл авыл җирлегендә физик затларга караган машиналар да техник карау узды, биредә 12 берәмлек техника тәкъдим ителде. Техник карау уздыру эшендә Биектау районы бүлеге җитәкчесе итеп билгеләнгән А.А.Хаҗиәхмәтов та катнашты.

 

     Рафил Сабиров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әтнә муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International