ТР Зәй муниципаль районында азык әзерләү техникасын һәм азык саклагычларын 2024 елда азык әзерләүгә карау-кабул итү

2024 елның 20 мае, дүшәмбе

2024 елның 16 маенда Зәй муниципаль районы башлыгы Р.Г. Кәримов, шулай ук Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе вәкилләре, Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Зәй районы бүлеге башлыгы катнашындагы комиссия 2024 елда терлек азыгы әзерләү буенча техника һәм азык саклау урыннары әзерлеген тикшерде. Агрофирмалар бу мәсьәләгә бик җаваплы караган иде. Техника технология нигезендә әзерлек сызыгына тезеп бастырылган иде.  Тикшерү барышында сусыл азык саклау өчен сенаж траншеялары әзерлегенә, печән, сенаж, силос әзерләүнең эш планнары булуга, механизаторларны срокларда матди кызыксындыруга, терлек азыгы әзерләү сыйфатына, көндәлек исәпкә алуны һәм контрольдә тотуны оештыруга, иминлек, хезмәтне саклау, янгын куркынычсызлыгы чаралары үтәлешенә аерым игътибар бирелде. Механизаторларны хезмәт хакы шартлары белән таныштырдылар. Азык әзерләү техникасын тикшерү нәтиҗәләре буенча комиссия карары белән 1 урында – «Восток» АФ ҖЧҖ, 2 урында – «Зәй шикәре» а/ф ҖЧҖ, 3 урында «Зәй» а/ф ҖЧҖ билгеләнде.

    Валентин Гончаров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Зәй шәһәре һәм Зәй муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International