Арча муниципаль районында азык җыю эшләрен уздыру өчен техниканың әзерлеге тикшерелде

2024 елның 20 мае, дүшәмбе

2024 елның 15-16 маенда Арча районы техникасының азык әзерләү буенча әзерлеген Татарстан Республикасы Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Г.Г.Мотыйгуллин җитәкчелегендәге комиссия тикшерде. Комиссия составында: Авыл хуҗалыгы министрлыгының механизация бүлеге өлкән белгече И.Ф.Шәрәфиев, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы А.Ф.Хәбиров, дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы Г.Г.Касыймов, механизация буенча консультант М.Г.Шәйнуров, игенчелек буенча консультант Р.Р.Шакирҗанов, терлекчелек буенча консультант Р.Р.Хәйретдинов һәм урыннарда хуҗалыклар җитәкчеләре һәм белгечләре бар иде.  авыл хуҗалыгы предприятиеләренең азык әзерләү буенча әзерлегенә бәя бирелде. Нигездә тикшерелгән предприятиеләр терлек азыгы әзерләү эшләренә әзер. Шулай ук бетерү өчен җитешсезлек урыннары да күрсәтелде. Терлек азыгы җыю техникасына күрсәтмәле техник карау уздырылды.

    Комиссия сусыл азыклар, печән һәм салам әзерләү комплексларының, сенаж-силос чокырларының әзерлеген тикшерде.  Куркынычсызлык техникасы кагыйдәләре үтәлешенә, азык җыю техникасының куркынычсыз эксплуатацияләнүенә, куркынычсызлык техникасы һәм янгын куркынычсызлыгы буенча инструктажлар уздырылуына, техник документацияне исәпкә алу һәм алып бару эшләренә махсус игътибар бирелде.

     Әзерлекне бәяләү йомгаклары буенча алдынгылар билгеләнде: беренче урында – «Северный» АХП» ҖЧҖ, икенче урында – «Игенче» агрофирмасы» ҖЧҖ, «Казанка» агрофирмасы» ҖЧҖ, өченче урында – «Яңарыш» АФ ҖЧҖ, «Ашыт» ҖЧҖ.

 

     Габделхак Касыймов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Арча муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International