Лениногорск районында физик затлар тракторларына техник карау үткәрелде

2024 елның 20 мае, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районы авыл җирлекләрендә, Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең расланган эш планы нигезендә, агымдагы елның 2-17 май көннәрендә физик затларга карый торган үзйөрешле техникага еллык техник караулар уздырылды.

   Техник карау уздырганда техника документлары, документта күрсәтелгән номер агрегатларының туры килү-килмәве, тракторчы-машина йөртүче таныклыгы булу-булмавы, ОСАГО полисы тикшерелә, шулай ук машинаның һәм тагылманың техник торышы куркынычсыз эксплуатация һәм әйләнә-тирә мохитне саклау таләпләренә җавап бирү-бирмәве бәяләнә.

   Узган техник караулар нәтиҗәләре буенча тракторлар һәм тагылмалар хуҗаларына техник карау узу турында таныклыклар языла, җитешсезлекләре булган техникага аларны бетерү өчен срок куела һәм кабат карау датасы билгеләнә.

   Үзйөрешле машиналар һәм тагылмалар хуҗалары ел саен үз техникаларына техник карау үткәрергә тиеш. Авыл җирлекләрендә җирле үзидарә органнары алдан ук хуҗаларга үткәрелә торган чараның датасы һәм вакыты турында хәбәр итә.

   Зәй-Каратай, Зеленая Роща, Түбән Чыршылы, Иске Куак, Кирлегәч авыл җирлекләрендә техниканы карау буенча югары активлык күрсәтелде. 

   Техниканы ышанычлы файдалану һәм аны рөхсәт документлары белән комплектлау өчен дәүләт техник күзәтчелек хезмәте хуҗаларны «тимер ярдәмчеләрен» вакытында тикшерүгә бирергә чакыра.

 

   Илнур Галимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Лениногорск шәһәре һәм Лениногорск муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International