Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районында азык әзерләү техникасының әзерлеген кабул итү конкурсы

2024 елның 20 мае, дүшәмбе

Теләче муниципаль районында агросәнәгать комплексы оешмалары арасында азык әзерләү техникасы һәм азык саклагычлары әзерлеге буенча конкурс узды. Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары, «Россельхозцентр» ФДБУ Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе урынбасары Г.С.Баязитов, Теләче районы буенча Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе бүлеге башлыгы И.Р.Баев, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Р.Х.Низаметдинов катнашында комиссия хуҗалыкларда йөреп чыктылар һәм азык җыю техникасының әзерлек дәрәҗәсен, хезмәтне саклау таләпләре үтәлешен һәм үсемлекчелек буенча чаралар үтәүне бәяләделәр. Хуҗалык җитәкчеләре, белгечләр һәм механизаторлар белән очрашулар барышында хезмәтне саклауга, куркынычсызлык техникасын һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүгә, азык әзерләү чорында башкарылган эшләрнең сыйфатын һәм срокларын исәпкә алып, хезмәт өчен түләүгә һәм механизаторларны матди яктан кызыксындыруга аерым игътибар бирелде.  Комиссия авыл хуҗалыгы формированиеләренең әзерлек дәрәҗәсен 100 баллы система буенча бәяләде. Беренче урынны «Август Тюлячи» ҖЧҖ һәм «Алан» ҖЧҖ алды (97 балл), икенче урында – «Игенче» ҖЧҖ (96 балл) һәм өченче урында – «Чулпан» а/ф» ҖЧҖ (95 балл).

 

     Илфар Баев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Теләче муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International