15 майда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре белән берлектә Сарман муниципаль районында азык әзерләү техникасының һәм азыксаклагычларның 2024 елгы азык әзерләүгә хәстәрлеге буенча конкурс-кабул итү үткәрелде. Районның терлек азыгы әзерләүгә әзерлек дәрәҗәсен район дәүләт техник күзәтчелек бүлеге җитәкчесе Альберт Сәлахов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Николай Сәхиев, «Россельхозцентр» ФДБУ Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе Рамил Нәҗметдинов һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Сарман муниципаль районында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре составындагы комиссия тикшерде. Әзерлекне тикшергәндә техниканы куркынычсыз эксплуатацияләүне тәэмин итү һәм оештыру мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде.
«Сарман» агрофирмасы ҖЧҖ 99 балл җыеп, иң яхшы әзерлек күрсәтте, «Сарман» агрофирмасы ҖЧҖ 97 балл җыеп, икенче урынны алды.
Комиссияне Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Хөснуллин озатып йөрде, ул механизаторларга алдагы эшләрендә уңышлар теләде.
Альберт Сәлахов – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Сарман муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.