«ТАТАВТОДОР» АҖ Арча филиалы Теләче участогында техник карау уздырылды

2024 елның 22 апреле, дүшәмбе

Агымдагы елның 19 апрелендә «ТАТАВТОДОР» АҖ Арча филиалы Теләче участогында тракторлар, үзйөрешле машиналар һәм тагылмаларга карата техник карау уздырылды. Тикшерүгә 11 берәмлек техника күрсәтелде.

    Һәр техниканы техник торышы, тышкы яктылык приборларының төзеклеге һәм аптечка, янгын сүндергечеләрнең булуы аерым тикшерелде. Ә механизаторларда тиешле категорияле һәм йөк төягечтә эшләргә рөхсәт ителгән тракторчы-машинист таныклыгы булу-булмавы каралды. Аннары механизаторлар белән үзләренә ышанып тапшырылган техниканы куркынычсыз эксплуатацияләү буенча профилактик әңгәмә уздырылды. Узган елда Татарстан Республикасы буенча үзйөрешле машиналар катнашында булган  юл-транспорт һәлакәтләре һәм бәхетсезлек очраклары турында мәгълүмат җиткерелде.

 

    Илфар Баев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Теләче муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.       

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International