Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районының «ТАЛЛЫ БҮЛӘК» АХҖК техник карау уздырылды

2024 елның 16 апреле, сишәмбе

2024 елның 16 апрелендә үзйөрешле машиналар һәм тагылмаларга еллык техник карау уздыруның расланган графигына ярашлы рәвештә, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Азнакай шәһәре һәм Азнакай муниципаль районы бүлеге тарафыннан «Таллы Бүләк» АХҖК техник карау үткәрелде. Техник тикшерүгә 16 берәмлек техника тәкъдим ителгән иде. Тикшерү барышында тракторларның техник торышы, тышкы яктылык приборларының төзеклеге, янгын сүндерү һәм медицина ярдәме күрсәтүнең беренчел чаралары белән комплектлануы, механизаторларда тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклары, теркәү документлары булуы тикшерелде. Узган елда Татарстан Республикасы буенча үзйөрешле машиналар катнашында булган юл-транспорт һәлакәтләре һәм бәхетсезлек очраклары турында мәгълүмат җиткерелде. Техник тикшерүгә йомгак ясап, механизаторларга һәм вазыйфаи затларга тагылмалы һәм габаритсыз техниканы куркынычсыз эксплуатацияләү таләпләре турында аңлатылды.

    Шамил Гаскәров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Азнакай шәһәре һәм Азнакай муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International