2024 елгы язгы кыр эшләрен уздыруга әзерлек буенча Кайбыч муниципаль районы АСК оешмалары арасында конкурс узды

2024 елның 12 апреле, җомга

2024 елның 11 апрелендә Кайбыч районында 2024 елга язгы кыр эшләрен үткәрүгә әзерлек буенча конкурс узды. Комиссия составына ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, дәүләт техник күзәтчелек бүлеге һәм Россельхозцентр белгечләре, Кайбыч муниципаль районы башлыгы А.И.Рәхмәтуллин катнашында районның 5 авыл хуҗалыгы предприятиесендә һәм фермер хуҗалыгында булдылар.

Хуҗалыкларны әйләнеп чыгу барышында техниканың язгы кыр эшләренә әзерлеге, техниканы куркынычсыз эксплуатацияләү, хезмәтне саклау таләпләрен үтәү һәм үсемлекчелек буенча чараларны үтәү тикшерелде. Комиссия авыл хуҗалыгы формированиеләренең әзерлек дәрәҗәсен 50 баллы система буенча бәяләде. Конкурс нәтиҗәләре буенча беренче урынны – «Август-Кайбыч» ҖЧҖ, икенче урынны – «Туган як-Агро» ҖЧҖ һәм Җәләлиев И.Р КФХ, өченче урынны А.А.Хәсәнов КФХ алды. Комиссия хуҗалыкларның әзерлеген югары бәяләде һәм чәчү техникасын әзерләүдә катнашкан барлык механизаторларга, белгечләргә һәм җитәкчеләргә рәхмәт белдерде.

Киңәшмә ахырында район башлыгы барысына да язгы кыр эшләрен уңышлы һәм оптималь срокларда үткәрергә һәм яхшы уңыш алырга теләде.

      Михаил Серебряков – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кайбыч муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International