Муса Җәлил исемендәге АХ ҖЧҖ хуҗалыгында техника тикшерелде

2024 елның 11 апреле, пәнҗешәмбе

2024 елның 9 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә муниципаль районы бүлеге тарафыннан үзйөрешле машиналарга һәм тагылмаларга ел саен үткәрелә торган техник карауны уздыру графигы нигезендә М.Җәлил исемендәге ҖЧҖ АХ оешмасында техник карау уздырылды. Тикшерүгә 22 берәмлек техника тәкъдим ителгән иде. Техник карап чыгу вакытында техниканың техник торышына, тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыклары, аптечкалар һәм ут сүндергечләр, теркәү документлары булу-булмавына аерым игътибар бирелде. Уздырылган тикшерү нәтиҗәләре буенча барысына да техник карау узу турында таныклыклар биреләчәк. Техник карауга йомгак ясап, механизаторларга, вазыйфаи затларга тагылмалы һәм габаритсыз техниканы куркынычсыз эксплуатацияләү таләпләре турында аңлатылды.

    Сергей Попов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International