2024 елның 11 апрелендә үзйөрешле машиналарга һәм тагылмаларга еллык техник карау уздыру графигына ярашлы рәвештә, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Азнакай шәһәре һәм Азнакай муниципаль районы бүлеге тарафыннан «Закирова Л.А.» һәм «Габидуллина И.И.» КФХларында техник карау үткәрелде. Техкарау барышында тракторларның һәм аларга тагылмаларның имин, авариясез эксплуатациягә техник яктан туры килү-килмәве тикшерелде. Техник тикшерү үткәргәндә техниканың техник торышына, тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыклары булуына, трактор тагылмаларында һәм тагылма агрегатларында саклагыч тросларның (чылбырларның) эшләвенә аерым игътибар бирелде, алар тарттыру җайланмасы өзелгән очракта тагылма белән идарә итүне тәэмин итәргә тиеш, шулай ук аптечкалар һәм янгын сүндергечләр, авария тукталышы билгеләре карала. Уздырылган тикшерү нәтиҗәләре буенча барысына да техник карау узу турында таныклыклар биреләчәк. Техник карауга йомгак ясап, механизаторларга, вазыйфаи затларга тагылмалы һәм габаритсыз техниканы куркынычсыз эксплуатацияләү таләпләре турында аңлатылды.
Шамил Гаскәров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Азнакай шәһәре һәм Азнакай муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.