9 апрельдә Кукмара муниципаль районында хуҗалыкларның агросәнәгать комплексы оешмалары арасында 2024 елгы язгы кыр эшләрен уздыруга әзерлеге буенча игълан ителгән республика конкурсы кысаларында чара узды.
Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы урынбасары Р.Р.Кадыйров, 1 разрядлы өлкән белгеч Ф.А.Камалов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Кукмара районындагы авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Р.Ш.Хәлиуллин, Кукмара районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы А.Х.Вәлиев һәм хуҗалыклар җитәкчеләре катнашындагы комиссия район хуҗалыкларында техника әзерләүне, куркынычсызлык техникасы һәм үсемлекчелек буенча чаралар үтәлешен тикшерделәр.
Комиссия эш барышында техниканың әзерлеген, запас өлешләр белән тәэмин ителешен, хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасының торышын, үсемлекчелек буенча чараларның үтәлешен бәяләде, эш планнарын тикшерде. Гомумән, район хуҗалыкларының яхшы әзерлеге билгеләп үтелде.
Алмаз Вәлиев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кукмара муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.