Апас муниципаль районында агросәнәгать комплексы оешмалары арасында 2024 елгы язгы кыр эшләрен уздыруга әзерлек буенча бәйге булды

2024 елның 9 апреле, сишәмбе

2024 елның 5 апрелендә Апас муниципаль районында хуҗалыкларның агросәнәгать комплексы оешмалары арасында 2024 елгы язгы кыр эшләрен уздыруга әзерлеге буенча игълан ителгән республика конкурсы кысаларында конкурс узды. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының АСК ИТТ бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Р.Т.Шәрипов, Апас районында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Р.Р.Гыйсмәтов, Апас районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы И.Ф.Солтанбәков һәм хуҗалыкларның җитәкчеләре катнашындагы комиссия районның сигез хуҗалыгында техниканы әзерләү, куркынычсызлык техникасы һәм үсемлекчелек буенча чараларны үтәү буенча күчмә тикшерү үткәрделәр. Тикшерү нәтиҗәләре буенча комиссия «АгроАктив» АХП ҖЧҖ, И.Ф.Шаһабиев КФХ әзерлеген яхшы бәяләде, һәм бу хуҗалыклар беренче урынны алдылар. Икенче урында – «Апас-Мол» ҖЧҖ Горбунов бүлекчәсе һәм өченче урында – «Нур» АХП ҖЧҖ.

 

    Ирек Солтанбәков – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Апас муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International