Агымдагы елның 3-5 апрель көннәрендә «Авангард» җәмгыятендә хуҗалыкның үзйөрешле техникасына еллык техник карау уздырылды, анда беренче чиратта тракторларның һәм аларга тагылмаларның техник торышы тикшерелде. Әзерлек линиясенә киләсе сезонның авыл хуҗалыгы эшләренә җәлеп ителәчәк барлыгы 132 берәмлек техника куелган иде.
Үткәрелгән техник карау нәтиҗәсендә аларның барысы да диярлек файдалануга яраклы дип танылды. 14 берәмлеккә карата, ачыкланган бозулар сәбәпле, тиешле техник тикшерү актлары төзелде.
Билгеләнгән 20 көнлек срок тәмамланганнан соң, актларда күрсәтелгән техника кабат техник тикшерү узарга тиеш. Үткәрелгән техник тикшерү йомгаклары буенча, механизаторлар һәм җитәкчелек алдында Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең район бүлеге инспекторы Е.Г. Разбитнов чыгыш ясады.
Үз чыгышында ул җибәрелә торган ялгышларга җентекле анализ үткәрде һәм киләчәктә аларның рөхсәт ителмәве турында сөйләде, шулай ук булачак язгы-кыр эшләрендә куркынычсызлык техникасы мәсьәләләрен билгеләде һәм аларны төгәл үтәүне таләп итте. Үзләренә беркетелгән техниканы әзерләүгә аеруча җаваплы караган иң лаеклы механизаторлар акчалата бүләкләр алды.
Евгений Разбитнов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Буа шәһәре һәм Буа муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.