Питрәч районы агросәнәгать комплексы оешмалары арасында 2024 елның язгы кыр эшләрен үткәрүгә әзерлек буенча конкурс

2024 елның 8 апреле, дүшәмбе

2024 елның 5 апрелендә Питрәч муниципаль районында, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының «2024 елның язгы кыр эшләрен уздыруга әзерлек буенча агросәнәгать комплексы оешмалары арасында конкурс үткәрү турында»гы боерыгына ярашлы рәвештә, авыл хуҗалыгы предприятиеләренең әзерлеген бәяләү буенча күчмә чара оештырылды. Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары – Р.М.Фәттахов, «Россельхозцентр» ФДБУ Татарстан Республикасы буенча филиалы җитәкчесе – В.Л.Новичков, Татарстан Республикасы Питрәч районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы В.В.Максимов җитәкчелегендәге комиссия, Питрәч районы башлыгы И.М.Кәшапов, Питрәч районы башкарма комитеты җитәкчесе Ф.Ф.Галимов катнашында, Питрәч муниципаль районы авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, җитәкчеләре һәм баш белгечләре хуҗалыкларны әйләнеп чыктылар.

Эш вакытында комиссия үзйөрешле техниканың, тракторларның төзек булуына һәм туфрак эшкәртү техникасының, чәчү комплексларының эшчәнлегенә, ремонтлау машиналарының, янгын сүндерү машиналарының булуына, хуҗалыкларда хезмәтне саклау буенча кирәкле чаралар үтәлешенә, механизаторларның һәм махсус эшчеләрнең махсус киемнәр һәм химик саклау чаралары белән тәэмин ителешенә, орлык материалы булуына, минераль ашламалар туплауга игътибар юнәлтте.                                                                                                                                                            

Конкурс нәтиҗәләре буенча «Ак Барс Питрәч» ҖЧҖ, «Агролак-К» ҖЧҖ, «Гаврилова» ҖЧҖ яхшы әзерлек күрсәттеләр.

                    

   Валерий Максимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Питрәч муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International