2024 елның язгы кыр эшләрен үткәрүгә әзерлек буенча семинар

2024 елның 5 апреле, җомга

2024 елның 4 апрелендә Бөгелмә муниципаль районында 2024 елның язгы кыр эшләренә техника әзерләү буенча семинар узды. Семинарны Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Г.С.Баязитов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының АСК ИТТ бүлегенең әйдәп баручы белгече Р.Р.Идрисов, Бөгелмә районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы И.К.Исмәгыйлев җитәкчелегендә үткәрделәр.

Семинарда игенчелек, орлыкларның сыйфаты, минераль ашламалар туплау мәсьәләләре каралды.

   Бөгелмә муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлегенең дәүләт инженер-инспекторы С.А. Попов тракторлар һәм үзйөрешле машиналарга техник тикшерүләр үткәрү барышы турында хәбәр итте. Трактор паркын куркынычсыз эксплуатацияләү өчен аерым игътибар бирергә кирәк булган моментлар билгеләнде: янгын куркынычсызлыгы һәм хезмәтне саклау таләпләрен үтәү мәсьәләләре турында фикер алышынды.

   Сергей Попов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International