2024 елның 5 апрелендә Әгерҗе районы агросәнәгать комплексы оешмалары арасында 2024 елның язгы кыр эшләрен үткәрүгә әзерлеге буенча конкурс узды. Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы урынбасары Р.Р.Кадыйров җитәкчелегендәге комиссия, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының хезмәтне саклау секторы мөдире М.В.Емелин катнашында, район хуҗалыкларының чәчү эшләренә әзерлеген бәяләделәр. Комиссия эшендә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Д.Г.Гатауллин, косультант Ф.Г.Йосыпов, Әгерҗе районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы К.В.Гыймазов, шулай ук район АСК җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты. Комиссия «Нәүрүз» ҖЧҖ техникасының әзерлеген югары бәяләде, ул беренче урынны алды, икенче урында – «Нәҗәр» ҖЧҖ, өченче урында – М.М.Мөхәммәдиев КФХ.
Камил Гыймазов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әгерҗе шәһәре һәм Әгерҗе муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.