Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы агросәнәгать комплексында техник тикшерүләр үткәрелә

2024 елның 5 апреле, җомга

Кама Тамагы районы АСК оешмаларында ел саен үткәрелә торган техник тикшерү эшләре «Август-Камское Устье» ҖЧҖ предприятиесеннән башланып китте. Хуҗалыкта 93 берәмлек үзйөрешле машина, тагылма һәм үзйөрешле машиналарга тагылма җиһазлары бар, алар турыдан-туры безнең районның язгы кыр эшләрендә катнашачак. Үзебезнең илдә җитештерелгән барлык үзйөрешле машиналар 2, ә импортлары энергиясыешлы 4 янгын сүндергеч, яңа аптечкалар, авария тукталышы билгеләре белән җиһазландырылган. Механизаторлар үз таныклыкларын вакытында яңартканнар, барлык техниканың да тиешле мәҗбүри иминият полислары бар.  Техник тикшерүгә 50 трактор, 16 тагылма, 14 сиптергеч, 5 йөк төягеч, 8 бункер - йөк төягеч тәкъдим ителгән иде. Техник тикшерү төркемнәр буенча 3 көн дәвам итте. Ачыкланган кечкенә хокук бозуларга техник карау актлары төзелде.

    Хәмит Гайнуллин – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кама Тамагы муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International