2024 елның 4 апрелендә Яңа Чишмә районында авыл хуҗалыгы формированиеләрендә техниканың язгы кыр эшләренә әзерлеге тикшерелде. Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Р.Р.Гайнуллов җитәкчелегендәге комиссия, аның составына авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы һәм баш белгечләре, Яңа Чишмә районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге җитәкчесе кертелеп «Агрораздолье» ҖЧҖ техникасының әзерлеген югары бәяләде, анда бөтен техника җентекләп әзерләнгән, механизаторлар махсус тәэмин ителгән һәм барлык кирәкле шартлар тудырылган. Шулай ук Козлов В.А., Козлов А.Е. КФХ, «Закрома» ҖЧҖ, Скоков Н.А. КФХ, «Агро-основа» ҖЧҖ һ.б. техникасының әзерлеге тикшерелде.
Конкурс нәтиҗәләре буенча беренче урынны – «Агрораздолье» ҖЧҖ, икенче урынны Н.А.Скоков КФХ, өченче урынны В.А.Козлов, А.Е.Козлов КФХ алды.
Рәис Хисмәтуллин – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Яңа Чишмә муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.