2024 елның 4 апрелендә «АгроАктив» АХП ҖЧҖ базасында техник карау уздырылды. Техник карауга 15 берәмлек техника күрсәтелде, аларның барысы да тикшерүне уңышлы узды. Алар янгын сүндерү чаралары, шулай ук медицина аптечкалары белән җиһазландырылган. Механизаторлар махсус кием белән тәэмин ителгән. Техника яхшы дәрәҗәдә әзерләнгән иде. Уздырылган тикшерү нәтиҗәләре буенча техник карау узу турында таныклыклар биреләчәк.
Ирек Солтанбәков – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Апас муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.