ТР Кайбыч муниципаль районында «Август-Кайбыч» ҖЧҖ техник карау уздырылды

2024 елның 4 апреле, пәнҗешәмбе

Авыл хезмәтчәннәре җаваплы һәм киеренке чорга – язгы кыр эшләрен башкаруга әзерләнәләр. Орлык материалы әзерләү, минераль ашламалар һәм ягулык-майлау материаллары сатып алу белән беррәттән, техниканың алда торган язгы кыр эшләренә әзерлегенә дә зур игътибар бирелә.   

2024 елның 3 апрелендә «Август-Кайбицы» ҖЧҖ үзйөрешле машиналарына һәм тагылмаларына техник карау үткәрелде. Техник тикшерүгә 76 берәмлек авыл хуҗалыгы техникасы тәкъдим ителгән иде. Техник карау барышында тракторларның һәм тагылмаларның техник торышы, янгын сүндерү чаралары, медицина даруханәләре, авария тукталышы билгеләре, яктылыкны кире кайтара торган жилетлар һ.б. белән комплектланганлыгы тикшерелде.

Техника яхшы дәрәҗәдә әзерләнгән иде. Уздырылган тикшерү нәтиҗәләре буенча техник карау узу турында таныклыклар биреләчәк. 

Михаил Серебряков – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кайбыч муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International