Мөслим муниципаль районы агросәнәгать комплексы хуҗалыкларында язгы кыр эшләренә әзерлекне тикшерү

2024 елның 4 апреле, пәнҗешәмбе

2024 елның 3 апрелендә Мөслим муниципаль районында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының 2024 елның 22 мартындагы 68/2-пр номерлы «Агросәнәгать комплексы оешмалары арасында 2024 елгы язгы кыр эшләренә әзерлек буенча конкурс уздыру турында»гы боерыгы нигезендә язгы кыр эшләренә әзерлекне тикшерү чарасы булды. Комиссияне ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгының АСК ИТТ бүлегенең әйдәп баручы белгече И.Ф.Шәрәфиев җитәкләде. Комиссия составына авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Р.А.Вәлиев, Мөслим районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге җитәкчесе Р.И.Кирамов һәм Мөслим районы авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре керде. Тикшерү барышында тракторларның әзерлегенә, чәчү комплексларын ремонтлау сыйфатына һәм көйләүгә, хезмәтне саклау мәсьәләләренә һәм куркынычсызлык техникасына аерым игътибар бирелде. 

Конкурс нәтиҗәләре буенча ике хуҗалыкка 1 урын бирелде, болар: «Родные края — Туган як» агрофирмасы» ҖЧҖ һәм «Август-Мөслим» ҖЧҖ, 2 урында – «Намус» ҖЧҖ һәм 3 урында – И.З.Исламов КФХ.

Рәшит Кирамов – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мөслим муниципаль районы буенча бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International