Бүген, 2024 елның 3 апрелендә, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы урынбасары Радис Кадыйров «Ягулыкның альтернатив төрләрендә эшләүче транспорт чаралары» түгәрәк өстәле утырышында катнашты. Түгәрәк өстәл Энергетика һәм энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге буенча Татарстан халыкара форумы һәм «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәге мәйданчыгында «TatEnergyExpo» махсуслаштырылган күргәзмәсе кысаларында узды, анда түбәндәге мәсьәләләр каралды: транспорт чараларын СУГ, СПГ һәм сыекландырылган табигый газ ярдәмендә эксплуатацияләү; водород ягулыгында транспорт чараларын булдыру һәм киң куллану перспективалары; альтернатив ягулыкта эшли торган су транспорты; җиңел һәм коммерцияле электр транспортын эксплуатацияләүнең конкурент өстенлекләре һәм үзенчәлекләре.