Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районының «Нәүрүз» ҖЧҖ техник карау уздырылды

2024 елның 3 апреле, чәршәмбе

2024 елның 2 апрелендә, 2024 елга техник тикшерүләр үткәрү графигына ярашлы рәвештә, «Ак БАРС» холдинг компаниясенең «Нәүрүз» ҖЧҖнеке булган тракторларга техник карау уздырылды. Барлыгы 64 берәмлек техника тәкъдим ителгән иде. Күпчелек техника яхшы әзерләнгән, беренчел янгын сүндерү чаралары һәм медицина даруханәләре белән комплектланган. Ләкин тикшерү барышында 8 берәмлектә электр җиһазларының төзексезлеге, теркәү документлары һәм тракторчы-машинист таныклыгының вакыты чыгуга бәйле җитешсезлекләр булуы ачыкланды. Җитешсезлекләрне бетерү вакыты билгеләнде.

           

     Камил Гыймазов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әгерҗе шәһәре һәм Әгерҗе муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International