2024 елда Балык Бистәсе муниципаль районы агросәнәгать комплексы оешмалары арасында язгы кыр эшләренә әзерлек буенча конкурс

2024 елның 3 апреле, чәршәмбе

2 апрельдә Балык Бистәсе муниципаль районында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының 2024 елның 22 мартындагы 68/2-пр номерлы «Агросәнәгать комплексы оешмалары арасында 2024 елгы язгы кыр эшләренә әзерлек буенча конкурс уздыру турында»гы боерыгы нигезендә агросәнәгать комплексы предприятиеләре арасында конкурс узды. Комиссия ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгының АСК ИТТ бүлеге җитәкчесе урынбасары В.С.Евстигнеев җитәкчелегендә эшләде.  Эшләгәндә комиссия язгы кыр эшләренә әзерлекне бәяләде. Үзйөрешле машиналарның, чәчү комплексларының, авыл хуҗалыгы машиналарының әзерлегенә, орлык материалының һәм ашламаларның булуына, хуҗалыкларда хезмәт сагын оештыру торышына аерым игътибар бирелде. Бәйге нәтиҗәләре буенча беренче урынны «Арыш-Агро» ҖЧҖ алды, икенче урында – «Кулон-Агро» ҖЧҖ, өченче урында – «Кама-Агро» ҖЧҖ.

   Линар Гыймаев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балык Бистәсе муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International