2024 елның 2 апрелендә Нурлат муниципаль районында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының 2024 елның 22 мартындагы 68/2-пр номерлы «Агросәнәгать комплексы оешмалары арасында 2024 елгы язгы кыр эшләренә әзерлек буенча конкурс уздыру турында»гы боерыгы нигезендә язгы кыр эшләренә әзерлекне тикшерү чарасы булды. Комиссияне Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рафаэль Фәттахов җитәкләде. Комиссия составына Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Нурлат шәһәре бүлеге җитәкчесе Д.Ю.Кудряшов һәм Нурлат районы авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре керде. Тикшерү барышында тракторларның әзерлегенә, чәчүлек агрегатларын ремонтлау һәм көйләү сыйфатына, хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Механизаторларны хезмәт хакы бәяләре белән таныштырдылар, язгы кыр эшләрендә мәшгуль эшчеләрне стимуллаштыру турындагы нигезләмәләрне җиткерделәр.
Конкурс нәтиҗәләре буенча 1 урын «Нурлат-агро» ҖЧҖ бирелде, 2 урында – «Нурлат-сөте» ҖЧҖ һәм 3 урында А.И.Сөләйманов КФХ.
Дмитрий Кудряшов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Нурлат шәһәре һәм Нурлат муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.