Техник карау үткәрү графигына ярашлы рәвештә, 2024 елның 1 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чүпрәле районы бүлеге тарафыннан «Дрожжаное Рассвет Агро» ҖЧҖдә тракторларга, үзйөрешле машиналарга һәм аларга тагылмаларга техник карау үткәрелде. Техник тикшерүгә 61 берәмлек техника тәкъдим ителде. Техник карау барышында тракторларның һәм тагылмаларның куркынычсыз, авариясез эксплуатациягә техник яктан туры килүе тикшерелде. Үзйөрешле машиналар янгын сүндерү чаралары, дару тартмалары, авария тукталышы билгеләре һәм кире чигенүгә каршы терәтмәләр белән комплектланган. Үзйөрешле машиналар белән идарә итүгә тиешле категориядәге квалификацияле механизаторлар кертелгән. 56 берәмлек техника техник карау узды, 5 берәмлек техникага техник карау актлары рәсмиләштерелде. Техник карауга йомгак ясап, механизаторларга, вазыйфаи затларга тагылмалы һәм габаритсыз техниканы куркынычсыз эксплуатацияләү таләпләре турында аңлатылды.
Илдар Шәйхатдаров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чүпрәле муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.